Төшләрем (бавырсак) Рецепт язганчы әйтеп үтәсем килә, төш пешерәсе йомыркалар суыткычның(холодильник) катыру өлешендә булырга тиешләр, туңган йомыркалар. Алар нихәтле озак торсалар, шулхэтле уңу өлешедә яхшы. Тыктың, катты, иртәгә пешерү дигән сүз түгел. Минеке айлар буе тора. Икенчедән, камыр бүлмәдәге җиллелекне яратмый, камырның өске өлеше кибә, төшебезне майга салгач кабара алмыйча ярылачак. Тошне пешеп җиткәч майда озак тотмаска, камыр бик тиз майны сеңдерүчән. Тагы бер киңәш, 3,4 өлеш пешергәннән соң майны алыштыру,бу вакытта да камырга май исе керә. Пешергән ризыгыбызны әрәм итү генә була. Тошлэрне кайнар майга салмыйбыз, бары тик җылымса майга гына. Кичтән суыткычтан(мороз-ан) 5 йомырканы алдым, кабыгыннан арындырдым, юып алдым, йомырка кабыгы калмасын дип.Шул килеш төн чыкты, иртән эштән кайттым, миксерымны алдым, савытына 5 йомыркамны салдым, әйләндерергә куйдым. Йомырка сарылары таралып беткәнен күргәч, 2 туңмаган йомырканын сарысын гына салдым. Камырым бик матур, ап ак төскә керде, кабарды,озак әйләндерү шарт. Хәзер инде камырга куштым 1 аш калагы көнбагыш мае, чәй калагының очына чәй содасы алып, 9 %лы аш серкәсе (уксус) белән сүндерәбез дә, камырга салабыз,болгатабыз.Чәй содасын күп салып куймагыз, куп салынган очракта камыр пешкәч эче яшкелт кебек була. Чама белән генә әз әзләп иләнгән он салабыз, болгата барабыз. Камыр бик каты булмасын, кашыктан камыр аерылганчыга тикле болгатабыз. Камыр үзенә бертөрле тавыш бирә, җырлый дисәк тә була. Камырны ял иттерергә куябыз, өстен тастымал белән ябып, җил уйнамаслык җирдә тотабыз. Ял иткән камырны берәр кашык кына алып онлы кунага төшерәбез, кулны онга манчып, кунада камырдан баулар тәгәрәтәбез. Тәгәрәтеп бетергәч, бер озынлыкта кисеп чыгабыз. Газ плитәсе өстендә пешерәсе савытыбызга көнбагыш мае салабыз, газыбызны сүлпән генә тотабыз, маебыз җылы гына була. Хәзер инде кискән төшләребезне берәм - берәм сала барабыз. Төшләрем матур булсын өчен, майга салганда төшләремне кунада берәмләп тәгәрәтеп алып, салып бардым. Төшләр салынып бетте, газны әз генә ачабыз да, ярты стаканнын яртысы салкын су салабыз майга. Хәзер инде газыбызны көчәйтәбез, әзрәк табагыбызны селкетеп тә алабыз, салган су, таралсын. Матур итеп кызаргач, берәр төшне алып карыйбыз, шиңми икән инде, төшләрне алырга була. Икенче катка төшләрне салыр алдыннан, маемны икенче бер савытка бушатам, төбен түгәм, табагымны чайкап алам, янәдән теге пешкән майны салам, төбенә утырганы кала, салынмый. Ни өчен шулай эшлисең диярсез, маем күбекләнеп менмәсен өчен. Тагы җылы майга төшләр салына, тагы шулай ук су салына, пешереп алына. Баллау өлешен, мин мондый эре төшләрне артык ябешеп торган, балга катырганны яратмыйм. Шуңа күрә, ярты стакан суга бер стакан песок салып кайнатырга куйдым, 3,4 минут кайнагач 3 аш калагы бал салып кайнаттым. Кайнаган сиробымны бармакка бармак тигезеп карыйм, үзенчә бер төрле ябешеп торса, сиробымны башка кайнатмыйм. Катырганда, табакны газга куеп җылытып алам да, төшләрне салам, кайнар сиропны коям, тиз генә болгатып, кулны суга манчып ала ала өям. Катыруны ике, өч өлештә эшлим. Бер салуда гына бетермим. Катырган саен табагымны җылытып алам, шулай ук сиропны да. Ни өчен, болай эшләгәндә төшкә сироп әтәчләнеп катмый торган була. Тәмле булсын, уңып пешсен! Марьям Миннегулова ****** перевод: Тагзима Аиткулова "Яйца чем дольше в морозильнике находятся, тем лучще тесто получается, поэтому их можно держать месяцами🤙. "Тесто не любит сквозняков , заветренное тесто в масле не поднимается и трескается. "Баурсаки как сготовятся - сразу надо достать , т.к. они быстро впитывают масло. "Чтоб баурсаки не отдавали вкусом перекаленного масла, как пожарили 3/4 часть теста масло надо заменить. "Тош(баурсак) нельзя класть в кипящее масло, а только в теплое. "Вечером почистить 5 замороженных яиц и помыть. Утром к ним добавить 2 свежих (не замороженных) желтка, взбить миксером. Чтобы тесто получилось красивым , светлым и пышным; яйца надо долго взбивать. К яйцам добавить 1 ст.л. раст. масла, на кончике чайной ложке соду, погашенную 9% уксусом и перемешать ложкой. Если соды много, то готовый тош получится зеленоватым. Постоянно перемешивая и постепенно добавляя просеянную муку замешивать тесто, пока оно не начнет отлипать от ложки. Готовое тесто издает своеобразный звук, почти "поет" и тогда накрыть его полотенцем и убрать подальше от сквозняков. Когда тесто немного полежит, брать по 1 ст.л., класть на запыленную мукой доску и вытягивать руками. Готовые жгутики нарезать кусочками одинаковой длины. В большую емкость налить раст.масло и поставить на маленький огонь и в теплое масло класть по отдельности кусочки теста.. Чтобы получились красивые баурсаки, перед закладкой их легонько раскатывать на доске. После закладки порции для жарки добавить в масло 1/4 стакана холодной воды, усилить огонь и легонько потрясти тазик, чтобы вода и масло соединились. Проверить 1 тош на готовность и если он не опадет(не осядет) , то можно порцию вытаскивать. Осторожно, чтобы осадок не попал, масло перелить в другую емкость, вылить осадок, посуду сполоснуть и налить обратно масло, осадок останется во 2-й емкости (делается для того, чтобы масло не пенилось) .Опять в теплое масло класть тош, воду и т.д. Чтобы сироп не был сильно крепким, на 0,5 ст воды добавить 1 ст. сахара, варить 3-4 мин.и класть 3 ст.л.меда.. Если смоченные сиропом пальцы прилипают друг к другу; то сироп готов. Пустой тазик ставить на медленный огонь, класть порцию тоша, залить горячим сиропом и перемешать смоченными в холодной воде руками икрасиво сложить. И так делаем 3-4 раза, каждый раз ставя на маленький огонь пустой тазик и подогревая сироп.

Теги других блогов: рецепт бавырсак төшләрем